Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин котлый

Кадерле  яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне һәм Яшел Үзән шәһәре көне белән котлыйм.

 

Республикабыз һәм кече ватаныбыз тарихы  бергә бәйләнгән. Безне  уртак традицияләр, казанышлар, борынгылык һшм заманчалык  бергә ярашкан бай мәдәни мирас берләштерә. Иң мөһиме – безне максатчан, кунакчыл һәм талантлы  кешеләр  бергә туплый.

Татарстан һәм Яшел Үзән – үзара дуслык  һәм хезмәттәшлек үрнәге. Республиканың ярдәме аркасында Яшел Үзән төбәге үсә, көннән көн  матурлана -  шәһәр мөһите үзгәрә,  яңа йортлар салына,  мәктәп һәм балалар бакчалары ремонтлана,  яңа эш урыннары булдырыла.  Яшел Үзән районы үз чиратында республикага икътисади һәм социаль  үсеш буенча  зур  бурычларны хәл итәргә ярдәм итә.  

Бүген  яшел үзәнлеләргә  шәһәребез, районыбыз һәм республикабыз  үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен чираттагы тапкыр рәхмәт әйтәсе килә.
Кадерле яшел үзәнлеләр, сезгә һәм гаиләләрегезгә  тынычлык, иртәгәге көнгә ышаныч,  муллык телим.  Тормышыгыз шатлыклы һәм  сөенечле вакыйгалардан гына торсын. Яшел Үзәнебез  чәчәк атсын!

Александр Тыгин,

Яшел Үзән муниципаль район  башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев