Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы авыл җирлекләре тавыш бирде

Без, җирлек башлыклары, берничек тә мондый әһәмиятле чарадан читтә кала алмыйбыз, сайлауларны тиешле дәрәҗәдә оештырып, кагыйдә һәм закон бозуларны булдырмый гына уздыру җаваплылыгы тулаем безнең өстә, дияргә була, - ди Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина @firaiafaiz

Үзенең гражданлык позициясен белдерү, безнең алга таба тормышыбызны яхшы якка үзгәртерлек эшләр башкарырга, үз сүзен югары даирәләрдә әйтергә сәләтле депутатны сайлау безнең һәммәбезнең бурычыдыр дип беләм, - дип шәрехләде Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хайруллина.

Бүген безгә дә чират җитте, үзебез генә түгел, бөтен гаиләбез белән килдек. Шуны да әйтеп узасым килә, бездә халык бик актив, алдагы ике көндә барысы да, диярлек, тавыш биреп бетерде, рәхмәт аларга, - ди Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.

Әлеге фотоларда Күгеш, Акъегет, Олы Яке, Урысбага, Олы Ачасыр, Мулла Иле җирлек башлыкларының сайлаучылар буларак вакыйгада катнашкан мизгелләр сурәтләнгән.

Дуслар, әле арагызда төрле сәбәпләр аркасында сайлау участогына барып җитмәгәннәр бармы? Озакка сузмыйча, тавышыгызны биреп кайтыгыз, өстегездә калмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев