Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисадый үсеше рейтингында берьюлы 10 позициягә күтәрелгән⠀

ТР Икътисад министрлыгы Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының 2020 елның беренче алты ае эчендә социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, Татарстан территорияләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында, ТР Икътисад министрлыгы версиясе буенча, Казан алда бара.
Яшел Үзән муниципаль районы алдагы рейтингта берьюлы 10 позициягә күтәрелгән.

Рейтингта районның уңай динамикасы, беренче чиратта, икътисади күрсәткечләрнең үсеше белән бәйле: үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләменең артуы, шулай ук эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе. Тулаем алганда, берьюлы 34 муниципалитетта эшсезлек буенча күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк теркәлгән, ул, 2020 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, 3,37% тәшкил иткән.

Республика буенча җан башына уртача 321,59 мең сумлык продукция җитештерелгән.⠀

Шулай ук рейтингта районнарда төзелә торган һәм файдалануга тапшырылган торак күләменә уңай тренд билгеләнгән. 2020 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,347 кв. метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев