Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән прокуратурасы инвалидка электр күтәрткеч урнаштыруда ярдәм иткән

62 яшьлек беренче төркем инвалид 2016 елдан бирле Яшел Үзәннең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортта гомер итә.

Яшел Үзән прокуратурасы коляскада хәрәкәт итүче инвалидка электр күтәрткеч урнаштыруда ярдәм иткән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

62 яшьлек беренче төркем инвалид 2016 елдан бирле Яшел Үзәннең Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортта гомер итә. Йорт подъездга һәм лифтка керү өчен пандуслар белән җиһазландырылган, әмма лифт һәм ишек арасында инвалидка подъездтан чыгу өчен кирәкле вертикаль күтәрткеч булмаган.

Прокурорлар шәһәр Башкарма комитетыннан электр күтәрткеч урнаштыруны таләп итсә дә, аларның үтенеченә колак салмаганнар.

Шуңа бәйле рәвештә прокурорлар судка мөрәҗәгать иткән һәм күтәрткечне урнаштырганнар. Инвалидның бозылган хокукларын кире кайтаруны күзәтчелек ведомствосы үз контроленә алган.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев