Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросы“ АҖнең генераль директоры Евгений Жирков хәрби диңгезчеләрне, флот ветераннарын чын күңелдән Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты көне белән котлый.

«Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән хөрмәтле хәрби диңгезчеләрне, флот ветераннарын чын күңелдән Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!

Хәрби-Диңгез флоты көне – ул үзенең гомерен флотта намуслы хезмәт итүгә багышлаган, үз илен чын күңелдән яратучы көчле рухлы хәрби диңгезчеләргә, аның чәчәк атуын һәм какшамаслыгын күрергә теләгән һәркемгә намус һәм дан билгесе.
Бу – көчле, фидакарь, батыр кешеләр бәйрәме, аларның ышанычлы яклавы астында без үзебезне имин тоябыз. Безнең ил һәрвакыт Россия диңгезчеләренең батырлыгы һәм кыюлыгы, аларның үз эшенә һәм Ватанга чиксез бирелгәнлеге, данлы флот традицияләре һәм кыйммәтләре белән горурланды.
Яшел Үзән судно төзүчеләре һәм проектантлары күп еллар дәвамында Россия флоты өчен эшләп, дәүләт куйган стратегик бурычларны лаеклы үтәргә ярдәм итә. Алга таба да безнең Хәрби-Диңгез флоты, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итеп, Россия мәнфәгатьләре сагында ышанычлы торсын!
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, якты күк йөзе, имин һәм тыныч тормыш телибез. Киләчәккә ышаныч сезне беркайчан да ташламасын!

Евгений Жирков,
«Зеленодольск ПКБсы»
АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X