Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полиция бүлегендә 2020 елга йомгак ясалды

Чарада Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Яшел Үзән шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы юстиция киңәшчесе Тимур Дияров катнашты.

Ел нәтиҗәләрен ясап, Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Айрат Ханбиков 2020 нче елның безнең барыбыз өчен дә гади булмавын билгеләп үтте. Антиковид чаралар үткәрүгә күп көч куелды, әмма Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, хезмәтләрен лаеклы башкардылар. Шәһәрдә һәм районда җинаятьләр саны арту күзәтелә, аларны ачу һәм булдырмау эше бер генә минутка да тукталмый.

Чара азагында аеруча тырыш полиция хезмәткәрләренә Михаил Афанасьев Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев