Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән планны арттырып үтәде

Татарстанда 2020 елда 50 социаль программа гамәлгә ашырыла, шул исәптән дүртесе торакны файдалануга тапшыруны тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. 
Аның сүзләренә караганда, әлеге дүрт программага социаль ипотека, күпфатирлы һәм арендалы торак, шәхси торак төзелеше проектлары керә. Узган ел Татарстанда 2 млн 675,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта Казан, Чаллы, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Тукай, Арча һәм Кукмара районнары билгеләнгән планны арттырып үтәделәр, дип билгеләп үтте министр. 2020 елда 304 мең кв. метрга күбрәк төзү планлаштырыла. 
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды линиясенә керүче соципотека программасы буенча 2020 елда 77 йорт төзергә ниятлиләр. Агымдагы елның 10 гыйнварына 60 төзүче оешма 126 күпфатирлы йорт салачак. Моннан тыш, 2020 елда 1 млрд 189,2 млн сумга 721 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла, дип вәгъдә итте ТР төзелеш министры. 2020 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 788 объектны төзекләндерергә планлаштырылган - анда Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш, 40 район катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев