Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән пианисты Алексей Романов - «Син дә булдырасың» социаль проектында катнаша

Мәскәүдә «Син дә булдырасың» социаль проекты фотокүргәзмәсе бара. Аның максаты - җәмгыятьнең физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә мөнәсәбәтен үзгәртү, аларның адаптация проблемаларына игътибарны җәлеп итү, спорт һәм сәнгать аша социаль инклюзиянең яңа мөмкинлекләрен күрсәтү.

«Жизнь в движении» хәйрия фонды проекты Россиянең төрле төбәкләреннән 16 геройны берләштерде, алар арасында Яшел Үзән егете Алексей Романов та бар иде.

2017 елда Алексей «Жизнь в движении» фонды карамагына керде һәм Милләтләр театры сәхнәсендә фондның хәйрия концертында чыгыш ясады. «Йөрергә телим» протезлау программасы кысаларында Техас госпиталендә протезлау алды.

Аның биографиясендә танылган австралияле Ник Вуйчич белән өч очрашу һәм сәхнәдә бер уртак чыгыш ясау мизгелләре аерым урын алып тора.

Германиядәге «Das super talants» бәйгесендә катнашты, Татарстан Республикасының «Безнең заман геройлары» республика премиясе дипломанты. 2019 елның сентябрендә Алексей Романов «Тормышка мәхәббәт» дигән дәрәҗәле премиягә ия булды. Ул Чжоу Дагуань исемендәге фондның 22 ел эшләү дәверендә аңа лаек булган беренче Россия кешесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев