Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән ПАТП» оешмасы директорының бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, илебезнең сагында торучы батырлар!

23 февраль – погоннар  тагып  йөрүче яки  йөргән  кешеләрнең генә түгел, ә бәлки  илебез иминлеге хакына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аны саклаганда хәлиткеч  эшләргә әзер торучы  Туган илебезнең  барлык патриотлары  өчен дә зур бәйрәм.
Бу көнне без  Бөек Ватан  сугышының  яу кырларында  батырларча һәлак булган  кешеләрне  хөрмәтләп искә алабыз, шушы коточкыч сугышта исән калган фронтовикларга,  кайнар нокталарда  сугыш хәрәкәтләре, Кораллы көчләр ветераннарына,  рядовойларга һәм запастагы  офицерларга, илнең  оборона  сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәгән  бөтен  кешегә рәхмәт әйтәбез. Без, Бөек Җиңү варислары өчен, сезнең Ватанга фидакарьләрчә  хезмәт итүегез зур батырлык һәм каһарманлык үрнәге.
Тынычлык эшенә хезмәт итү, Ватанны саклау – һәрберебезнең  мактаулы бурычы.  Яшел Үзән ПАТПсында да бәйрәм хуҗалары – кыю һәм көчле  рухлы ир-егетләр  эшли. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, хезмәттәшләрем!
Тыныч һәм  имин хезмәт, гаиләләрегезгә муллык, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәм белән!

Рамил Садыков,
«Яшел Үзән ПАТП»сы һәм «Экспресс» ширкәтләре директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗПАТП день защитника Отечества 23 февраля