Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән оешмалары яңа коронавируслы инфекция таралу сәбәпле, эш режимын үзгәртмәде

Социаль яклау бүлеге, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге филиалы, Яшел Үзән районы буенча Пенсия фонды идарәсе штат режимында эшли, - дип хәбәр итә оешмалар.

Район салым хезмәтендә, шулай ук, атна уртасында эш графигы үзгәрмәгән. Ведомствода, шимбәнең ял көне булуы турында гына хәбәр итәләр.

Шул ук вакытта халыкка, мәсәлән, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен шәхси кабинет аша алырга мөмкин булуын искәртәләр. Гражданнарга һәм бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк йөрү һәм шул рәвешле инфекция йоктыру куркынычын киметү өчен, дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә, шәхси кабинет аша алырга итәргә киңәш итәләр.

Алдан, Татарстан Президенты ассызыклаганча, республикада кабул ителә торган чикләү чаралары дәүләт хакимияте системалары эше сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш.

"Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык дәүләт хакимияте органнары штат режимында эшләргә тиеш. Кешеләрнең теге яки бу ведомствога мөрәҗәгать итә алмаслык хәл булырга тиеш түгел», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X