Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЕЛ ҮЗӘН МӨСЛИМӘЛӘРЕ КАЗАНДА СӘЯХӘТТӘ

Яшел Үзән мөслимәләре Казан мәчетләренә экскурсияләрен дәвам итеп, күптән түгел генә тагын алты мәчетне карап, танышып кайтты. Бу иман юлындагы экскурсиягә барырга транспортны – 40 кеше сыешлы зур комфортлы автобусны мөслимәләргә Горький исемендәге завод бирде. Матди ярдәм дә күрсәтелде, әлбәттә. Юлга чыгар алдыннан алар Горький исемендәге заводның генераль директоры урынбасары Даниил Галиевкә ярдәмнәре өчен Рәхмәт хаты да тапшырды. Сәфәрне мөслимә Вафилә ханым Хикмәтуллина оештырды.

Бу көнне алар Казанның «Әниләр», «Мәдинә», «Ризван», «Гадел», «Хөзәйфә» һәм «Шамил» мәчетләрендә булырга өлгерде. Һәр мәчет үзенең төзелү тарихы, матурлыгы һәм үзенчәлекле  гадәтләре белән истә калырлык булды. Һәммәсендә иркенләп догалар кылынып, намазлар укылды, сәдакалар салынды. «Мәдинә» имам-хатиб Абдулла хәзрәт Галиев үз мәчете турында гына сөйләп калмады, ә мөслимәләр төркеменә кушылып,  аларны башка мәчетләр буенча да озатып йөрде. Иман йортларының барысы да төзек, тыныч һәм җанлы. Көндезге вакытлар булса да, гыйбадәтен укырга килүчеләр гел очрап торды. «Мәдинә» мәчете мәсәлән, Абдулла хәзрәт сөйләгәнчә, 1995 елда оешкан. Башта аларга Даурия урамы янында уч төбе кадәрле генә урын бирәләр. Ләкин ул урын күңелләренә ятмый аларның, ник дигәндә, халкыбыз болай да кысынкылыкта кыерсытылып яшәгән кавем.  Шушы мәчетнең элеккеге имамы Гыйльмулла хәзрәтнең күптән күз атып йөргән буш ятучы бер җире була. Хәтта үлән дә үсми анда. Хак Тәгалә, әйтерсең, үзе махсус рәвештә мәчет итеп яраткан бу җирне. Тик бу урынны алу өчен 345 көн һәм төн буе түрәләр янына барырга туры килә аңа. Рөхсәтен ала.  1996 елда  яңа мәчетнең манарасын салып куярга өлгерә, әмма эчтәге эшләрен башкарырга бер тиен акчасы калмый. Үзенең машинасын сатып Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Ярдәм сорый ул алардан. Әмма биредә аны колач җәеп каршы алучы булмый, чөнки гарәпләрне кайбер шарлатаннар төп башына шактый утыртып киткән була. Гыйльмулла хәзрәт бер тиен акчасыз Казанга кайтып егыла. Көннәрдән беркөнне «Мәдинә» мәчете исеменә Дубайдан 7,5 мең доллар акча килеп төшмәсенме?! Гарәпләр Казанга шалтыратып, төзелеп килә торган «Мәдинә» мәчете хакында сорашканнар. Менә шулай төзелеп беткән дә икән бу иман йорты. Гыйльмулла хәзрәт вафатыннан соң монда хәзрәтлек безне мәчетләр буйлап озатып йөргән Абдулла Галиевкә тапшырылган. Мөслимәләр аңа бик тә рәхмәтле булды. «Ризван» һәм «Гадел» мәчетләренең дә төзелү тарихы кызыклы һәм үзенчәлекле.  Алар да киң күңелле, иманлы һәм алдынгы карашлы мөселманнар көче белән сафка баскан.

«Хөзәйфә» мәчете исә Горки бистәсендә 1996 елда төзелгән. Әлеге ике катлы күркәм бина Мөхәммәд пәйгамбәрнең (г.в.с) көрәштәше исемен йөртә. Бу мәчет янындагы кечкенә генә бай кибеттән мөслимәләр китаплар да, ризыклар да, хәтта зәм-зәм суларын да сатып алды.

Тулырак язманы газетабызның 58нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев