Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәктәпләрендә туклануны оештыру буенча кайнар линия эшли

14 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Яшел Үзән мәктәпләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” уздырыла.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан мәктәпләрдә туклануны оештыру, шулай ук, гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча "кайнар линия" кысаларында гражданнарга тематик консультация бирелә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номерына шалтыратырга мөмкин.

Шулай ук, гражданнар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында 8 (84371) 5-62-07 телефоны буенча, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00-16.00; җомга: 09.00-15.45 (тәнәфес 12.00 - 12.45 сәгатькә) мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, консультацияләрне, шулай ук, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ консультация пункты телефоны аша алырга була: 8 (84371) 5-66-11 һәм 5-72-63.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев