Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэры шәһәрнең яңа предприятиеләре белән танышты

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев шәһәрнең берничә предприятиесен карады.

Ул «ЭНМИ» компаниясе мәйданчыгында булды, анда кояш электростанцияләре өчен металл конструкцияләр, түбән вольтлы комплект җайланмалары, телекоммуникация шкафлары, даими токның туклану җайланмалары һәм башкаларны җитештерү белән шөгыльләнәләр. Предприятие җитәкчесе Владимир Миронов Михаил Афанасьевка кояш электростанцияләренең Саха-Якутия Республикасының Верхоянск шәһәренә җибәрелүе турында сөйләде. Шулай ук, ул хәзерге вакытта цехның әлеге территориядә вакытлыча урнашуын, киләчәктә даими эшләргә бина кирәклеге турында әйтте һәм шәһәр мэрыннан бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорады. Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, бу кызыклы заманча производство, анда 100дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла һәм кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

Аннары район башлыгы «Гринпласт»ҖЧҖдә булды. Биредә анкер пластиналары һәм москит сеткалары өчен ныгытмалар җитештерү оештырылган. Директорның үсеш буенча урынбасары Денис Ахунов катнашучыларны җитештерү процессы белән таныштырды һәм планнар турында сөйләде. Михаил Афанасьев сүзләренә караганда, үз урыннарын тапкан һәм проектны уңышлы гамәлгә ашырган инициативалы эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. «Без аларны шәһәр файдасына җәлеп итә алабыз, бу этапта компаниягә ярдәм итү өчен хезмәттәшлек вариантларын табарга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры тиешле структура җитәкчеләренә.

Михаил Афанасьев «Йомшак контейнерлар фабрикасы»ҖЧҖ эшчәнлеге белән дә танышты. Предприятие җитәкчесе Данил Хәмитов монда полипропиленнан йомшак контейнерлар, аларны биг-беги дип атыйлар, шулай ук полипропиленнан һәм полиэтиленнан төргәкләү капчыклары һәм полипропиленнан төргәкләнгән материал җитештерелә, дип сөйләде. Шулай ук, завод тимер юл составлары өчен зур капчыклар җитештерә, анда, мәсәлән, бер бөртекне дә югалтмыйча, ашлык ташырга мөмкин. Яшел Үзән мэры заводны карап чыкты һәм җитештерү процессы белән танышты. Йомгаклау сүзендә ул йомшак контейнерлар фабрикасының киләчәге яхшы, чөнки предприятие базарга йөк ташуның яңа төрен тәкъдим итә дип билгеләп үтте. Хәзер биредә 50 кеше эшли, киләчәктә эш урыннары санын йөз һәм аннан да күбрәккә җиткерү планлаштырыла. Данил Хәмитов теләүчеләр эшкә урнашу мәсьәләсе буенча заводка мөрәҗәгать итә алалар, дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев