Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэры “Полукамушки” микрорайонында яңа объектлар булачагын әйтте

Сигез йорт Татарстанның мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, аларда декабрьгә кадәр ремонт башкарыла.

Яшел Үзән районында “Полукамушки” микрорайонында уналты йорт урынында балалар бакчалары яки кафе барлыкка килергә мөмкин. Беренче линиядәге йортларда ремонт декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Бу хакта бүген Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин әйтте.

Бу сорау ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы коллективы белән очрашуында күтәрелде.

“Полукамушки” микрорайонында беренче линиядәге сигез йорт Татарстан Республикасы мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. “Декабрьгә кадәр бу йортларда ремонт тәмамланачак. Алар элекке кыяфәттә – асты таш, өсте агач хәлдә торачак”, - диде Александр Тыгин.

“Калган уналты йортка инвесторлар килеп, балалар бакчалары яки кафе төзер, анда торак булмаячак”, - диде Тыгин. Аның сүзләренчә, бу эшләр якынча ике елга сузылырга мөмкин. Тыгин әйтүенчә, бюджет акчалары тротуарларга, челтәрләргә тотылачак, ә бизнес вәкилләре үз проектларын тормышка ашырачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191442/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X