Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэры һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ башлыгы акватлончы спортчыларны хөрмәтләде

Яшел Үзән үзенең спорт традицияләре белән дан тота. Шәһәр һәм район халкы шөгыльләнүче спорт төре арасындабик кызыклы акватлон дигәне дә бар.

Күптән түгел безнең спортчылар акватлон буенча Россия беренчелегеннән кайтты, анда гомумкоманда 2нче урынны яулады. Тантаналы шартларда балаларны Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, ДОСААФ РГО рәисе генерал-майор Дамир Динниулов һәм ДОСААФ РГО ветераны генерал-майор Юрий Королев бүләкләде.

Акватлон - ул азартлы һәм мавыктыргыч спорт төре, су астында көрәш. Бу-сулышын тоткарлаган ике спортчының су астына чумуы һәм көндәшнең аягына бәйле тасманы чишәргә маташуы.

Яшел Үзән командасының тренеры Виктор Ширяев. Секция 2008 елдан бирле эшли, хәзерге вакытта биредә 100 спортчы исәпләнә. Спорт мастерлыгына 7 кандидат әзерләнгән. Иң зур казаныш – Яшел Үзәнле Андрей Ефимов Россия җыелма командасы составында Израильдә узган дөнья Кубогы иясе булды.
Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, спортчылар - шәһәр һәм район горурлыгы, алар республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышлардан медальләр алып килә.

«Сезгә афәрин диясе генә килә, үз ягыгыздан сез бу эшкә тулысынча өлеш кертәсез, көч, вакыт һәм энергия бирәсез һәм зур уңышларга ирешәсез. Безнең бурыч - спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы һәм кирәкле шартлар булдыру", - диде шәһәр мэры.

Спортчылар аңа Яшел Үзәндә акватлон өчен инфраструктура кирәклеге турында мөрәҗәгать итте. Ярышларда су асты рингының оптималь тирәнлеге 6 метр тәшкил итә. Ә шәһәрдә боларның барысы да суның киңлеге һәм озынлыгы белән компенсацияләнә, дип хәбәр иттеләр. Район башлыгы әлеге мәсьәлә буенча республика спорт министрлыгына мөрәҗәгать итәчәк, дип ышандырды. Шулай ук ул киләчәктә спорт комплексларын проектлаганда боларның барысы да исәпкә алыначак, дип өстәде.

Дамир Динниулов сүзләренә караганда, Яшел Үзән спортчылары акватлон буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, ул район хакимиятенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм ДОСААФның да яхшы эшләвен билгеләп үтте. Юрий Королев мондый яшьләр белән район да, республиканы да уңыш көтә, дигән ышаныч белдерде.

Шуннан соң кунаклар спортчыларга бүләкләр тапшырды. Алар арасында команда табибы Оксана Храмова, дөнья һәм Россия чемпионы Андрей Ефимов, Руслан Нигъмәтуллин, 2018 елгы Дөнья кубогы призеры, республика ярышлары призеры Кирилл Чигаров, Кырым беренчелегендә 1 урын яулаган Егор Коржавин, Кырым беренчелегендә 2 урын алган Владислав Михайлов, Кырым беренчелегендә 3 урын яулаган Алинә Йосыпова, бронза медаль иясе Ксения Ангелуц бар иде.
Аннары спортчылар кунакларга күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X