Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэры экологик өмәдә катнашты

Михаил Афанасьев Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән бергә Ленин урамындагы территорияне җыештырырга чыкты.

- Безгә зур эш башкарырга, Яшел шәһәрне чүп-чардан арындырырга кирәк. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә бергә катнашуыбызга мин бик шат. Бу бик яхшы акция, ул кешеләрне, коллективларны берләштерә. Үз йортлары һәм оешмалары янында тәртип урнаштыручыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Һәм моңа әле керешмәгәннәрне, безгә кушылырга һәм Яшел Үзәнне тагын да матуррак итәргә чакырам! - дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдә шәһәр һәм Яшел Үзән районы территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Традицион җыештыру көннәре: чәршәмбе һәм шимбә. Хәер, тәртипне теләсә кайсы вакытта урнаштырырга була, иң мөһиме, теләк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X