Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэриясендә шәһәр зираты тирәсендәге җәнҗалны шәрехләделәр

Яшел Үзән башкарма комитетында «Татар-информ»га, постның авторы белән элемтәгә керүләре, хәбәрдә күрсәтелгән урынны карарга чакырулары турында сөйләделәр, тик шикаять язучы ханым мәшгульлек сәбәпле үзе килә алмаган.

Бүген шәһәр мэриясе вәкилләре һәм «Ритуал» җирләү йорты директоры Радик Мостафин урынга бардылар. Әлеге участокта, чыннан да, 2021 елгы каберлекләр булуы ачыкланды.

Әмма, Башкарма комитетта аңлатуларынча, 63нче еллар каберләре иске зиратта әлеге участоктан шактый ерак урнашкан. Икенче участокка һәм бозылган коймага килгәндә, койманың бер өлешен вандаллар кискән. Җирләү оешмасы директоры сүзләренә караганда, каберлекләр өчен урыннар бар һәм аларны юк итү очраклары турында сүз дә була алмый. Шулай ук иске зират территориясен киңәйтү мәсьәләсе дә хәл ителә, параллель рәвештә яңа зират урнаштыру өчен участок сайлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ролик авторы җирләү өчен документлар тапшырмаган. Хатын-кыз сүзләренә караганда, алар ел саен туганнарының каберләрен карыйлар. Әмма фотода кабернең күптән каралмаганы, чистартылмаганы күренә. Калган каберләр дә шул хәлдә. Хәзер Башкарма комитет һәм җирләү йорты эшләрен дәвам итәләр һәм бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев