Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мэриясе: "Макдональдс" төзелеш урыны турында карар әле кабул ителмәгән

Социаль челтәрләрдә, тиз туклану рестораны шәһәр паркында төзеләчәк, дигән мәгълүмат пәйда булды.

Социаль челтәрләрдә Яшел Үзәндә «Макдональдс»ны А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәге янындагы шәһәр паркында төзергә планлаштырулары турында мәгълүмат пәйда булды. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматлары буенча, тиз туклану ресторанын төзү өчен шәһәр паркында агачларның бер өлешен кисәргә җыеналар.

«Татар-информ» МА ТР Яшел Үзән районы администрациясенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Рәсим Хаҗиев хәбәр иткәнчә, «Макдональдс» төзелеше урыны турында ахыргы карар әле кабул ителмәгән. Хәзерге вакытта берничә мөмкин булган локация карала, алар арасында шәһәр паркы да бар.


«Яшел Үзәндә „Макдональдс“ны урнаштыруның берничә варианты карала: „Авангард“ стадионы да, Мирный микрорайоны да, шул исәптән, Горький мәдәният йорты янындагы урын да. Кайберәүләр, хәтта, «Полукамушки»да урнаштырырга тәкъдим итәләр", - дип хәбәр итте Рәсим Хаҗиев.


Бүген Яшел Үзән мэры барлык санап үтелгән нокталар буенча йөреп чыгачак һәм төзелешнең потенциаль урыннарын тикшерәчәк. Рәсим Хаҗиев сүзләренә караганда, соңгы карарны кабул иткәнче, аңа шәһәрдә яшәүчеләр дә катнаша алсын өчен, әлеге мәсьәлә буенча халык фикерен тыңлаячаклар

Элегрәк «Татар-информ» МА Яшел Үзәндә беренче «Макдональдс»ны төзү турындагы карар 2019 елда ук кабул ителгән иде, дип хәбәр иткән иде. Ул вакытта ресторанның Мирный микрорайонында төзергә планлаштырылуы турында әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X