Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – мәдәният белән очрашу урыны

13 июльдә  Яшел Үзәндә “Мәдәният белән очрашу урыны”  бөтенроссия  проектының өченче этабы старт ала. РФ Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО” музей-күргәзмә үзәгенең  әлеге  проекты 52 кече һәм зур шәһәрләрдә  узган һәм үзенең триумфаль адымнар белән ил буенча атлый. 

Шулар арасында Яшел Үзән дә бар. Проектның төп максаты – Россия үзәгеннән  читтә яшәүчеләрне мәдәният белән очрашу мөмкинлеге бирү. Мәдәният  өлкәсендә  булачак профессионаллар – Мәскәү  педагогия  дәүләт  университеты  студентлары күргәзмә консультантлары   ролендә.  Алар “РОСИЗО” белгечләре әзерләгән  материаллар буенча  интерактив  экскурсияләр үткәрә.

Проектның  яшь  катнашучылары, - 11-12 һәм 13-15 яшьлек яшүсмерләр  - “Минем картина  сөйли” регионара  рәсемнәр конкурсы  көтә.

Күргәзмә 13 июльдән 29 июльгә кадәр  сишәмбедән  якшәмбегә кадәр 9дан 19 сәгатькә кадәр  эшли. Дүшәмбе – ял. Күргәзмә  Яшел Үзәннең  Ленин урамы 13нче йортка урнашкан “Яшел Үзән музыкаль театр”ында  була.  Күргәзмәне бушлай карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев