Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәчетенә намазлык белән генә кертәләр

5 июньнән Татарстанның барлык мәчетләре үз эшләрен яңадан башлап җибәрә, ләкин анда битлек һәм перчатка кулланган кешеләрне генә кертәчәкләр, шулай ук үзенең намазлыгыңны алып килергә кирәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Голәмәләр шурасы мәчеткә 65 яшьтән өлкәнрәк булган, хәлсез, иммунитеты какшаган яки үз сәламәтлекләре өчен курыккан мөселманнарга йөрүдән тыелырга киңәш итте. Бу очракта укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим иттеләр. Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән - кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга кирәк.

Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев