Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызын ирен үтергән өчен хөкем иттеләр

Үзен кыйнаулардан саклаган вакытта, ялгыш кеше үтергән өчен, 24 яшьлек кызга хөкем карары чыгарыла.

Яшел Үзән кызын ирен үтерү буенча гаепләделәр, ул аны каты кыйнаган, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев. 

2018 елның 8 сентябренә каршы төндә яшь гаиләдә низаг килеп чыкканлыгы ачыкланды. Ир кеше хатынын муеныннан эләктереп алып, буарга тотына, ә аннары берничә тапкыр аңа куллары белән суга һәм аяклары белән тибә. Кыз ияге һәм терсәге белән бәрелеп, түбәнгә иелеп төшә. 
Ярсыган иреннән саклану өчен, ул пычак алып, бер тапкыр иренең йөрәгенә чәнчи. Ир заты урында ук үлә. 
Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз үз гаебен тулысынча таный. "Кирәкле оборона чикләрен арттыру аркасында килеп чыккан үтерү" маддәсе буенча суд аны бер ел да сигез айга ирегеннән чикләүгә хөкем итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев