Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызы пауэрлифтинг буенча РФ чемпионаты призеры

Мәскәүдә старт алган пауэрлифтинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегенең гомум зачетында Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдикова икенче урынны яулады.

Ул ятып штанга күтәрү буенча Россия рекорды куйды – 150,5 кг. Моңа кадәр рекорд 140 кг иде.

-Гомуми зачетта мин икенче урынны алдым – барлыгы 500 кг 500 гр җыйдым. Беренче урынга 19,5 кг җитмәде. Җиңү – тугыз тапкыр дөнья чемпионы Наталья Сальниковада. Безнең максат – аңардан калышмау иде! – ди Айгөл.

Спортсменкабызның алдына куйган максаты - дөнья чемпионатында катнашу. “2008 елдан бирле шөгыльләнәм. Шул арада ике бала да табарга өлгердем. Алга таба планнарым – 52нче категориядә ныгу, штанга күтәрү буенча рекордны арттыру. Дөньяда рекорд – 150 кг, мин 150,5 ясадым. Моны халыкара стартта башкарырга кирәк”  

Фото Мәскәү пауэрлифтинг федерациясенеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев