Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызлары «Артек»ны яулап кайтты

Шәһәребезнең 3нче гимназиясенең VIII А сыйныфы укучылары Камилә Фатыйхова һәм Ильвина Сибгатуллина әдәби конкурста җиңү яулап, иң шәп лагерьларның берсе – «Артек»ка юллама белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә кызларыбыз диңгез буеннан туган шәһәрләренә кайтты.

«Әдәбият дөньясы... Яшьлек...» («Мир литературы… Юность…») яшүсмерләрнең әдәби иҗат бәйгесе РФ язучылар һәм нәшриятләр берлеге тарафыннан оештырыла.
Әлеге конкурс номинациясенең берсе «Герой яшьтәшем турында очерк» дип атала. Тормышыбызны социаль челтәрләр, компьютер уеннары басып алган заманда, тирә-юнебездәге батыр йөрәкле яшьләребезгә игътибар бирү мөһим. Үз гомерләрен дә кызганмыйча, башкаларны коткарырга әзер булган геройлар бүген дә бар ул! Ильвина Сибгатуллина һәм Камилә Фатыйхова якташлары – Татарстан укучылары Фәрит Сөнгатуллин һәм Данил Садыйков турында очерк яза. Һәм аларның эшләре 100 җиңүче исемлегенә керә! Бәйгедә бөтен илдән 2000нән артык укучы катнашкан була. Кызларны «Китап диңгезләре штурманнары» («Штурманы книжных морей») махсус әдәби сменада катнашу өчен «Артек»ка юллама белән бүләклиләр. Шулай итеп, карлы Яшел Үзәннән якташларыбыз инде берничә дистә ел илнең төрле почмакларыннан балаларны берләштерүче лагерьга – кояшлы Кара диңгез ярына килеп эләгә.
– Егетләрнең күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы һәм батырлыгы безне уйландырды һәм илһамландырды, – дип сөйли 3нче гимназия укучысы Камилә Фатыйхова. – Мине Данил Садыйковны үз гомере турында уйламыйча, баланы коткарырга суга сикерүе гаҗәп ләндерде.

Данил Садыйков – Батырлык ордены кавалеры. Ул Яр Чаллы шәһәре янында әти-әнисе һәм апасы белән яши. 2012 елның маенда ул велосипедта йөргән вакытта, фонтан янында уйнаган 9 яшьлек малайны суга егылып, электр тогы бәрә. Күпләр паникага бирелгән вакытта Данил фонтанга баланы коткарырга ташлана. Полиция хезмәткәрләре ике малайны да судан тартып чыгара, әмма Данил, аңына килмичә, вакыйга урынында вафат була. Ул укыган мәктәпкә Данил Садыйков исеме бирелә, музее да оештырыла.
– Без яшьтәшләребез башкарган гамәлләрне генә түгел, ә кеше тормы шында чыннан да мөһим булган нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итүче иншалар язарга тырыштык. Безгә әдәбият укытучысы Виктория Пачкова ярдәм итте, аңа рәхмәтлебез – дип сөйли Ильвина Сибгатуллина.
«Артек» – Россиядәге иң яхшы лагерьләрнең берсе. Бирегә юллама откач, күпләр безгә шулай диде. Һәм мондый бәхетнең көтмәгәндә елмаюына ышанмадык та. «Артек»та без илебезнең төрле халыклары турында белдек, кызыклы кешеләр белән аралаштык һәм дуслаштык. Бездә әдәби смена булды һәм шуңа бәйле рәвештә әдәби дәресләргә басым ясалды, эссеистика дәресләренә йөрдек, анда эссе язарга өйрәндек һәм смена азагында үз эшләребез белән чыгыш ясадык. Биредә адыгей, мари, грузин һәм башка халыкларның традицияләре һәм телләре өйрәнелде. Шулай ук бездә Туган тел көне дә узды, анда без Татарстан вәкилләре буларак, татар теле һәм халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырдык. Бүген исә «Артек»та үткәрелгән вакытны матур хатирәләр белән сагынып искә алабыз. Бу безнең тормышыбызда гомергә күңелгә уелып калырлык көннәр булды», – дип искә ала кызлар.
Әйе, бүгенге яшьләрне битараф, гамьсез дип, бер калыпка салырга ашык мыйк әле. Күргәнегезчә, нинди генә шартларда да ярдәмгә атлыгып торучы егет-кызларыбыз һәм аларның батырлыкларын бәяләүче укучыларыбыз бар. Камилә һәм Ильвина кебек тирә-юнебезгә игътибарлы кызларыбызга бары тик «афәрин» дип кенә әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев