Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре ярышларда чыныга

Спорт мәктәбендә милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр ел башыннан дистәгә якын республика турнирында катнашып, җиңүгә ирешкән.

Яшел Үзән спортчылары республика күләмендә уза торган бөтен ярышларда да актив катнаша. Болар, нигездә, шәһәрнең көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр булып тора.
Алар кайсы гына турнирда катнашмасын, призлы урыннар яулый, тәҗрибә туплана һәм алдагы ярышларга нигез салына. Менә соңгы айларда шушы яшүсмерләр күрсәткән нәтиҗәләрне билгеләп узарга кирәк.
Февраль ахырында Казанда 11-12 һәм 13-15 яшьлекләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирда алар үз авырлык категорияләрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Бу ярышта Казаннан тыш республиканың тагын 4 районыннан катнашучылар булган. Кие ренке көрәш барышында үз авырлык категорияләрендә Илмир Гыйбадуллин – 1нче, Ранель Йосыпов, Инзил Ильясов, Азамат Шәмсетдинов – 2нче, Йосыф Латыйпов, Сәет Алиев 3нче урын алган.
25-26 февральдә 17-18 яшьлек спортчылар катнашындагы ТР чемпионатында Ранил Галиев 2нче урын яулаган.
Ә март башында Казанда 600дән артык көрәшче катнашкан Татарстан чемпионатында 14-15 һәм 15-16 яшьлекләр арасында Инзил Ильясов 3нче урынга лаек булган.
24-26 мартта Түбән Камада Данил Галиев исеменә уздырылган турнирда көрәш мәктәбенең тренеры, РФ спорт мас теры, танылган көрәшче Фирдүс Зәйнуллин 130 килограммнан артык авыр лыктагы көрәшчеләр арасында 1нче урын алып, җиңүче булган һәм шуның белән үз укучыларына да матур үрнәк күрсәткән.
27 мартта Яшел Үзән көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче 12-13, 14-15 яшьлекләр Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә оештырылган турнирга юл тоткан. Үз авырлык категорияләрендә Инзил Ильясов – 1нче, Илһам Миңнәтуллин – 2нче һәм Әмир Шәйхуллин 3нче урын алып, үзләренең осталыкларын исбатлый алган.
9 апрельдә Лаеш районы башлыгы кубогына узган ярышта да безнекеләр актив катнашкан. Республиканың 18 районыннан 225 кеше көч сынашкан бу турнирда да спортчыларыбыз матур нә ти җәләргә ирешкән. Әйтик, үз авырлык категорияләрендә Илназ Бабаҗанов, Ранель Йосыпов, Илмир Гыйбадуллин 3нче урынга лаек булган.
Әлеге яшүсмерләр белән тренер-укытучылар шәһәрдә – Илгиз Гайнуллин, ә Осиновода Фирдүс Зәйнуллин шөгыльләнә. Илгиз Гайнуллин, белгәнебезчә, заманында оста көрәшче, күп мәртәбәле турнирлар җиңүчесе иде. Шуңа күрә аның кул астында шөгыльләнү үзе үк зур бәхет. Ә Фирдүс Зәйнуллин балаларны да өйрәтә, үзе дә бер ярышны да калдырмый һәм ничә ел рәттән район сабан туеның төп батыры булып кала. Алар бу балаларны өйрәтеп, милләтебезнең йөзек кашы булып саналган спорт төре – көрәшне үстерүгә үзләреннән гаять зур өлеш кертә. Әгәр шундый оптимист тренерлар булмаса, Яшел Үзән данын кем күтәрер, сабан туйлары мәйданнарында кемнәр көрәшер иде.
29 апрельдә Яшел Үзәннең көрәш мәктәбенең үзендә дә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган турнир уздырыла. күрше районнардан да спортчылар чакырылган. Анда спортчылар келәмнәрдә сынатмас дигән ышаныч бар. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев