Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре сынатмый

Әле бу көннәрдә генә, Питрәчтә 14-16 яшьлек яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ачык турнир булып узды. Әлеге ярыш «Ак Барс Питрәч» ҖЧШ призына булып, анда безнең Яшел Үзәннән дә спортчылар катнашты.

Киеренке көрәш барышында яшел үзәнлеләр дә осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, призлы урыннар яулады һәм үзләренең копилкаларын чираттагы медальләр белән тулыландырды. Бу көрәшчеләр тренер-укытучылар Илгиз Гайнуллин һәм Фирдүс Зәйнуллин кулы астында Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыль ләнә. Аларның бергә-бергә тырышып әзерләнүләре юкка түгел, һәр барган ярыштан җиңү яулап кайталар. Шуңа күрә, әлеге соңгы турнир да искәрмә булмаган. Катнашучыларның күчелеге бик көчле булса да, безнекеләр дә бирешмәгән. Нәтиҗәләре куандырырлык.

Шулай итеп, Сәет Хәйруллин, Илмир Гыйбадуллин үз авырлык лары буенча иң мактаулы 1нче урынга лаек. Ә Рза Алиев, Ранель Йосыпов – 2нче, Инзил Ильясов – 3нче урында.

Өлкән катнашучылар да бар. Әйтик, 90 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында Айдар Әхмәтовка тиңнәр табылмаган, ул 1нче урынны яулаган. 90 килограммнан авырраклар арасында Динар Хуҗин – 3нче урында.
Менә шулай, егетләребез көрәш мәйданнарында чыныга, сынала һәм алдагы ярышларга юл сала. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев