Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре Бөгелмәдән сигез медаль алып кайтты

30 августта Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча "Дружба" традицион яшүсмерләр турниры узды.

Ярышлар 2008 һәм 2009 елгы яшь көрәшчеләр арасында үткәрелде. Яшел Үзәнне сигез медаль яулаган көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Турнирның җиңүчеләре Сәлим Хәмидуллин (57 кг авырлык категориясе), Егор Шмелев (41 кг) һәм Ирман Хәмидуллин (32 кг) алтын медальгә лаек булды.

Үзләренең авырлык категориясендә икенче урынны Никита Никитин (62 кг) алды. Бронза медальгә Петр Козынбаев (85 кг), Кирилл Муллов (75 кг), Володя Ильин (52 кг) һәм Михаил Романов (41 кг) лаек булды.

Егетләр безнең көрәш мәктәбенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслады!

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев