Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән коткаручыларына автомобиль ачкычлары тапшырылды

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре бу көннәрдә шатлыклы һәм күңелле вакыйгада катнашу бәхетенә иреште.

15 июньдә Россия МЧСының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР МЧСы бүлекчәләренә 33 берәмлек янгын сүндерү техникасы бирелде.

Ачкычлар тапшыру тантанасы «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда үткәрелеп, берьюлы берничә зур дата – ТАССРның 100 еллыгына, Россия МЧСы барлыкка килүнең 30 еллыгына һәм Татарстан Республикасы МЧСының 25 еллыгына багышланды. Янгын белән көрәшүчеләргә махсус техника ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшыр ды.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонына дүрт автомобиль – Карамалы Таудагы 154нче янгын сүндерү бүлекчәсенә ЗИЛ базасында автоцис терна, 34нче бүлекчәсенә (ПОЗИС)
КАМАЗ базасында автоцистерна, Васильеводагы 53нче янгын сүндерү бүлекчәсенә ике автомобиль тапшырылды. КАМАЗ базасындагы яңа автобаскыч, чыннан да, Васильевога бик кирәк иде, чөнки бистәдә хәзер биек йортлар төзелә, аларның өске катларына махсус техникасыз менеп җитеп булмаячак.

Янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренә барлыгы 33 махсус техника килде. Алар арасында рес публика программасы буенча капиталь ремонтланган 12 янгын сүндерү автомобиле дә бар. Аларны яңа автомобильләр дип әйтергә була, чөнки двигательләре һәм агрегатлары өр-яңага алмаштырылган. Әлеге программа кысаларында өч ел дәвамында 133 автоцистернаны ремонтлауга 310 млн. сум бүлеп бирелгән. Яшел Үзән гарнизонында әлеге прог рамма буенча быел Карамалы Тау һәм Васильево янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт ясалачак.

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев