Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән корабльләре – Россия горурлыгы

Узагн якшәмбедә Яшел Үзәндә корабль төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Өченче тапкыр уздырылган бу чараның оештыручысы «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» булды.

Шәһәр күле янындагы бәйрәмнең балаларның анимация программасыннан башланып китүе очраклы түгел.  «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» генераль директоры  Ренат Мистахов билгеләвенчә, предприятие мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, студентларны җәлеп итеп, кадрлар һәм һөнәри юнәлеш стратегиясен этаплап үстерә.  Мәсәлән, балалар яхт-клубы – бу шушы зур эшнең бер звеносы. Анда 150гә якын бала  шөгыльләнә һәм шуларның яртысы – завод хезмәткәрләренеке.  
Музыка мәктәбе янындагы «Ракушка» кече сәхнәсендә  аниматорлар, бушлай аттракционнар эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Яшь яшел үзәнлеләр, булачак судно төзүчеләр, күлгә кәгазь кораблар җибәрде, асфальтта рәсем ясады һәм чын күңелдән гомумшәһәр бәйрәменә шатланды. 
Өч бала атасы, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы хезмәткәре  Рөстәм Җәмилов өлкән кызының яхт-клубка йөрүе, кечеләренең шунда барырга теләүләре турында сөйләде. 
Шул вакытта зур сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары, шулай ук, Казанның  «БаRбаRа Band» һәм «Австралия» кавер-төркемнәре чыгыш ясый башлады.
Ә «Авангард» стадионында Горький исемендәге завод һәм «Ингушетия» кече ракета корабле экипажы футбол буенча иптәшләр матчын ачып җибәрде. Ул шулай ук традициягә әйләнеп килә. 
– Үз исемемнән һәм «Ингушетия» кече ракета корабле экипажы исеменнән  барлык футболчыларга  уңышлар телим, –  диде корабль командиры, 3нче ранг  капитаны Александр Ермоленко. – Көчлеләр җиңсен!
Завод командасы иптәшләр матчында  4:1 исәбе белән җиңде. Бу гаҗәп түгел, чөнки алар  яңа оешкан корабль экипажыннан аермалы буларак, беренче тапкыр гына уйнамый.
– Шулай булса да, алар өч ел эчендә безнең белән уйнаган  иң көчле команда булды, – диде Горький исемендәге завод футбол командасы уенчысы Дмитрий Матин.
– Без сезгә өйрәнергә килдек, – дип көлә «Ингушетия» кече ракета командасы әгъзасы  мичман Василий Жиров. – Корабльне кабул итеп алабыз, катлаулы җиһазларны үзләштерәбез, сезнең завод хезмәткәрләреннән бөтен серләренә төшенәбез. 
Бәйрәмнең, әлбәттә инде,  аерылмас төп өлеше – корабль төзүчеләрне, җитештерү алдынгыларын котлау.
– Проектланган һәм төзелгән  Яшел Үзән корабльләре  Россия  кораб төзелешенең көчле һәм югары техник потенциалы булып торуын уңышлы исбатлап килә!, – диде завод хезмәткәрләрен һәм яшел үзәнлеләрне котлап, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Владимир Степанов.
Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар  «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе»нең күп предприятиеләрдән аермалы буларак, торак төзелеше белән шөгыльләнүен дә, социаль программаны үстерүен һәм производство үсеше стратегиясе алуын да билгеләде.
–Бүген суднолар төзү өлкәсендә безнең районның 10 меңнән артык кешесе эшли, өлкә ышанычлы үсеш алды, ә суднолар төзүче һөнәре –  ватаныбыз горурланган кешеләр арасында лаеклы урын алып тора. Мин шушы  эш урыннарында  тарихка язылып барган, үз куллары белән  корабльләр төзүчеләрнең данлыклы гаилә әгъзасы булуым белән горурланам, – дип билгеләде «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов. – Хезмәт коллективлары – уңышның нигезе. Сезнең аркада, кадерле корабль төзүчеләр, Россия диңгез державасы  статусын горур йөртә. Ветераннарны, хәзерге корабль төзүчеләрне һәм  производство вәкилләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сез Россиянең  бөек диңгез державасы статусын саклап киләсез. Яшел Үзән корабльләре – Россия горурлыгы! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев