Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән командасы мактаулы икенче урында

Апаста милли көрәш буенча район башлыгы Кубогына 9 январьда үткән ачык турнирда дүрт районнан 125 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Апас, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары призлы урыннарда. Буалылар-дүртенче. Ярышларны күрергә һәм келәмдә гаделлек сакларга дип Казаннан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Равил Хәйруллин, халыкара спорт судьясы Рәфкать Җәләев, республика...

Апаста милли көрәш буенча район башлыгы Кубогына 9 январьда үткән ачык турнирда дүрт районнан 125 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Апас, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары призлы урыннарда. Буалылар-дүртенче. Ярышларны күрергә һәм келәмдә гаделлек сакларга дип Казаннан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Равил Хәйруллин, халыкара спорт судьясы Рәфкать Җәләев, республика категорияле спорт судьясы Атлас Гафиятов чакырылган иде.

Көрәш 12 үлчәү категориясе буенча үткәрелде. Иң яшь батыр-Апастан 36 килограмм авырлыкта барлык көндәшләрен бирелдергән Айрат Салаватуллин, абсолют батыр, 70 килограмм авырлыктагы яшь апаслы Раниль Сөнгатуллин тәкәләргә лаек булдылар. Үз авырлыкларында 1-2-3 урын яулаучы яшь батырларга медальләр, Грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр түбәндәгеләр:

25 килограммга кадәр авырлыкта:

1.Альмир Сабиров (Апас);

2.Илгиз Гыйсмәтуллин (Апас).

29 килограмм:

1. Булат Шәйхенуров (Яшел Үзән);

2. Азат Шаһиәхмәтов (Апас);

3. Сәет Хәйруллин (Яшел Үзән).

32 килограмм:

1. Диас Зиннәтуллин (Яшел Үзән);

2. Риназ Габдрахманов (Буа);

3. Булат Гайнуллин (Апас).

36 килограмм:

Айрат Сафиуллин (Апас);

2. Муса Хәйруллин (Яшел Үзән);

3. Нәриман Сәетов (Яшел Үзән).

40 килограмм:

1. Азамат Мөхәммәтшин (Апас);

2. Инсаф Яруллин (Яшел Үзән);

3. Илдар Басыйров (Чүпрәле).

45 килограмм:

1. Динар Сафин (Яшел Үзән);

2. Илмир Сабиров (Апас);

3. Илназ Садыйков (Апас).

50 килограмм:

1. Сөнгат Сафиуллин (Яшел Үзән);

2. Марат Гайнетдинов (Апас);

3. Гадел Сафиуллин (Апас).

55 килограмм:

1. Раил Гайнетдинов (Чүпрәле);

2. Булат Вәлиев (Апас); 3.

Камил Халиков (Апас).

60 килограмм:

1. Данил Нәҗмиев (апас);

2. Зөлфәт Вахитов ( Буа);

3. Данияр Сөләйманов (Чүпрәле).

65 килограмм:

1. Ринас Хәсәнов (Апас);

2. Айнур Салаватов (Яшел Үзән);

3. Раил Фәсхетдинов (Апас).

70 килограмм:

1. Рәмзис Заһидуллин (Яшел Үзән);

2. Булат Ганиев (Яшел Үзән);

3. Илназ Ибраһиов (Апас).

70 килограмм авырлыктан югары:

1 Ранил Сөнгатуллин (Апас);

2. Алмаз Нигъмәтуллин (Апас);

3. Раил Җамалетдинов (Буа).

Язма "Йолдыз" газетасы сайтыннан файдаланып бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев