Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хоккейчылары "Волжская осень" турнирында үзләрен күрсәттеләр

«Маяк» спорткомплексында үләндә хоккей буенча «Волжская осень» Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды. Күпчелеген Яшел Үзән спортчылары тәшкил иткән Татарстан җыелма командасы җиңде.

Ярышларда Мәскәү, Электросталь, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Азов, Казан һәм Яшел Үзәннән 12 команда катнашты. 2010 елда туган егетләр уйнады.

-Без бу ярышларны уздыру тарихында катнашучыларның иң көчле составын күрдек, - дип билгеләп үтте тренер Тимур Мирасов. - Турнир традицион, ул инде унынчы ел үткәрелә.

Финалда җиңү өчен Мәскәү өлкәсенең «Электросталь» командасы һәм «Татарстан Республикасы җыелма командасы – 1» командасы көрәште. Безнең хоккейчылар 3:0 исәбе белән җиңде.
Бронза медальләр өчен "Юность Москвы. - Спартак" һәм Татарстан җыелма командасы-2 көрәште. Төп вакытта уен 3:3 исәбе белән тәмамланды, буллитлар буенча татарстанлылар җиңде.

Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы дип Кирилл Евсеев (15нче мәктәп) танылды, иң яхшы ярымсакчы исемен Сәит Әхмәтов (9нчы лицей) алды, иң яхшы бомбардир дип Ильяс Яруллин (14нче мәктәп) танылды. «Татарстан Республикасы җыелма командасы – 1» командасының иң яхшы уенчысы - Данияр Әдиятуллин (5 нче гимназия).

«Волжская осень» MVP-турниры»ның төп бүләге Самир Саттаровка (5нче гимназия) бирелде. MVP-ярышларның иң бәяләнүче, иң кирәкле уенчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев