Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алуга дәгъва кыла

Яшел Үзән Россиянең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен алуга лаеклы. Мондый фикерне Яшел Үзән районы һәм район советларының уртак утырышында район җитәкчесе Михаил Афанасьев белдерде.

«Узган елның декабрендә Россия Президенты Дәүләт Думасына закон проектын кертте, "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исемен билгеләргә тәкъдим итте. Ул Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә биреләчәк. Хәзер документ буенча парламентарийлар фикер алыша. Ышанам ки, Яшел Үзән бу югары исемгә лаек булган башка шәһәрләрдән ким түгел», - диде Михаил Афанасьев.


Ул башкарма комитеттан, Ветераннар советыннан, депутатлардан Яшел Үзән районына «Хезмәт батырлыгы» статусы бирү өчен гариза әзерләүләрен сорады. 
Яшел Үзән районы фашистлар Германиясен җиңүгә зур өлеш кертте. 35 меңгә якын яшел үзәнле фронтка киткән, аларның өчтән бере өенә кайтып китмәгән. 
«Без Советлар Союзының 15 Героен, Дан орденының тулы өч кавалерын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Шәһәр үзе дә Ватанны саклау калканын алга сөрде,» - дип ассызыклады Михаил Афанасьев. 


Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин указы буенча 2020 ел илебездә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев