Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хатын-кызлары колагына

#ЯПРОШЛА #МИНУЗДЫМ Социаль акциясе

«Шеш авыруларына каршы көрәш» мәгълүмат кампаниясе кысасында 13 августта Яшел Үзән шәһәрендә күкрәк рагының иртә диагностикасы мөһимлеге турында республикада яшәүчеләрнең белемен күтәрүгә юнәлтелгәя #ЯПРОШЛА, социаль акциясе була.
#ЯПРОШЛА-#МИНУЗДЫМ кампаниясенең максаты хатын-кызларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртуга һәм даими тикшеренеп торуга рухландыру булып тора. Күкрәк рагы хатын-кызлар онкологиясе авырулары арасында беренче урынны ала. Вакытында I – II стадияләрдә диагностикаланган рак 90-95% очракта дәвалана ала.
Акция барган көнне һәр хатын-кыз ТР онколог-маммолог белгечләрендә бушлай һөнәри, шулай ук кирәк булганда әлеге акция кысасында Philips инновацион җиһазы куелган кабинкаларда ультратавыш тикшеренүе уза ала . 

*Кабул итү «Авангард» комплексында акция узган урында алынган талоннар буенча 13 августта 10.00дән 15.30 сәгатькә кадәр алып барыла. 
Үзегез турында кайгыртыгыз – тикшеренеп торыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев