Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән халкын эш урыннары ярминкәсенә чакыралар

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра Ул 5 августта, Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.

Әлеге чарада социаль хезмәтләр вәкилләре катнаша:

  • “Икмәк комбинаты " ЯАҖ
  • «Яшел Үзән ПТС» АҖ
  • “ПФМК " ҖЧҖ
  • «Энергосервис»ҖЧҖ
  • "ИКАР-ЛТД" ҖЧҖ
  • «Итле Китчен» ҖЧҖ
  • «Стройкомплект» ҖЧҖ
  • «Энергосервис» ҖЧҖ
  • «Промэнерго» ҖЧҖ
  • «Академия радости» балалар гаилә үзәге ҖЧҖ
  • "АДС-05" ҖЧҖ

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: пешекче, администратор, штукатур, бухгалтер, менеджер, маркетинг буенча белгеч, комплектлаучы, сортировщик, автомобиль йөртүче, слесарь-сантехник, йөк төяүче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һ. б.

Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәткә түләү системасы һ.б.).

Белешмәләр өчен тел: 5-54-02.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X