Яшел Үзән кешесе коточкыч фаҗигагә юлыккан: 4 кеше үлгән
Бүген төнге икеләр тирәсендә Яңа Чишмә районында ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар.
54 яшьлек «Мазда СХ-5» машинасының йөртүчесе "Опель Антара"га ("Опель Антара"ның хуҗасы Яшел Үзән кешесе) юл бирми. Нәтиҗәдә алар бәрелешә. Ике йөртүче һәм "Опель Антара"ның 58 яшьлек пассажиры белән "Мазда"дагы 49 яшьлек ханым шунда ук җан бирәләр. Калганнар исә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. "Опель" машинасында 4 яшьлек бала да булган.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев