Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ишегалларының берсендә законсыз урнаштырылган киртәләр алынды

"Рәсми Яшел Үзән" аккаунтына Столичная урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр, ишегалды территориясендә урнаштырылган ясалма киртәләргә зарланып мөрәҗәгать иткән иде.

"Безнең ишегалдында “таблеткалар” урнаштырылган. Шушы көннәрдә кирәкле подъездга эләгү өчен, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә йортны әйләнеп чыгарга туры килде".

Мәгълүматны районның Административ-техник инспекциясенә тапшырдылар. Тикшерү барышында ярымшарларны тиешле килештерүләрсез урнаштыру ачыкланды, моңа ТСЖ рәисенең документлары юк.

Нәтиҗәдә, законсыз рәвештә урнаштырылган ясалма киртәләр ишегалды территориясеннән алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев