Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән футболчылары Татарстан чемпионнары булды!

Бүген Колотов исемендәге стадионда ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал стадиясендә финал уены узды - "СШ N3 - Авангард" Яшел Үзән командасы Түбән Кама "Шинник" командасын кабул итте.

Гомумән чемпионлыкка дүрт команда дәгъва итте. Турнир таблицасында урыннар ничек аерылуга Яшел Үзәндәге уен нәтиҗәләреннән генә түгел, Яр Чаллы һәм Казан матчларыннан да бәйле булган. Чемпион булган интрига барлык өч матчта да финал сыбызгысына кадәр сакланган.

"Шинник"ны ышанычлы җиңеп һәм көндәшләренең хаталарыннан файдаланып, безнең егетләр, республика чемпионнары исемен алып, беренче урынны яуладылар.

- Катлаулы сезон һәм катлаулы эпидемситуация шартларында безнең егетләр чемпионлыкка юлда күп көч куйдылар. Тренерлар составына һәм барлык футболчыларга рәхмәт белдерәсем килә, һәм лаеклы җиңү белән котлыйсым килә! - ди N3 спорт мәктәбе директоры Артур Камалеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев