Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән футболчылары Михаил Афанасьевка команда әгъзалары автографлары куелган чемпион тубын бүләк итте

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев #mikhail.afanasyev118 «Күн туп» Бөтенроссия турниры призерлары – 3нче спорт мәктәбенең җирле футбол командасы тренировкасында булды.

Быел яшел үзәнлеләр суперфиналга чыкты, анда Ростов-на-Дону командасы белән көрәштә җиңү «пенальти»е белән, турнирның бронза призерлары булдылар.

- Бу нәтиҗәгә бер көн, бер ел эчендә генә ирешергә мөмкин түгел, системалы эш алып барылырга тиеш. Мин тренерларыбызга, футбол ветераннарына бүген «Күн туп» турнирында җиңүчеләрне һәм чемпионнарыбызны хөрмәтли алуыбыз өчен рәхмәтлемен. Алда әле җиңүләр күп булачагына мин ышанам! - спортчыларга Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.

Балалар даими рәвештә яңа заманча ябык футбол манежында шөгыльләнәләр, анда уңайлы тренировкалар өчен барлык шартлар да тудырылган.

- Балалар, сезгә манеж ошыймы? Монда күнегүләр ясау ошыймы? – дип, «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе # ffrt_official Александр Гусев сүз алды. Аңа спортчылар: «Әйе», - дип җавап бирде. – Мин республика җитәкчелегенә, район башлыгы Михаил Павловичка шәһәрдә һәм районда спортны үстерү өлкәсендәге эшләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа спорт объектлары төзү теләге өчен рәхмәтлемен.

Исегезгә төшерәбез, манежны ачу бер ел элек булды, объект Универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов @rusminnikhanov ярдәме белән төзелде.
Яшел Үзән ябык футбол манежы әлеге программа буенча төзелгән беренче объект булды.

Михаил Афанасьев тренерларга һәм спортчыларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын, спорт үсешенә керткән өлешләре һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы катнашулары өчен бүләкләр тапшырды.

Символик бүләкне спортчылар шәһәр мэрына – футболчыларның автографлары куелган чемпион тубы тапшырдылар.
Кем белә, бәлки киләчәктә, бу дөньяның карьералары чәчәк аткан чордагы иң яхшы футболчыларның имзалары куелган бердәнбер туп булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев