Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фермерларыннан мохтаҗларга бүләк

Көзен һәркем дә кышка җитәрлек яшелчә запасы җыеп куярга ашыга. Әмма арабызда төрле кешеләр яши, матди яктан мөмкинлекләре чикле булганнар да, кызганыч ки, күп. Нәкъ менә шундый якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Борис Комиссаров белән Сергей Положенцев шәп идея белән чыкканнар. Алар быел «Овощевод» ширкәте арендага биргән җирдә үзләре үстергән бәрәңгене аз керемле гаиләләргә таратырга булган.

леге акциягә яшьләрнең инициатива төркеме дә кушылган. Яшел Үзән район Советының Яшьләр парламенты әгъзалары, 15нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары, ЗМК, КФУ студентлары 29 сентябрьдә бәрәңге җыеп, мохтаҗларга тапшырган инде. Алар иң беренче булып бәрәңгене бушлай, кемгә социаль хезмәт күрсәтелә, начар хәрәкәтләнә һәм кереме аз булганнарның өйләренә алып барып биргән. Нәтиҗә сөендерерлек, тонна ярым бәрәңге җыелган. Һәр гаилә бу ярдәм өчен чиксез рәхмәтен белдерә.
Фермерлар барлык теләге булганнарны узган якшәмбедә дә кырга дәшкән иде. Әмма ул көнне коеп яуган яңгыр эшләргә мөмкинлек бирмәде. Бу көннәрдә биредә трактор бәрәңгене ала, чүпләргә генә кирәк, әле якынча 3-4 гектар мәйдан казылмаган. 
– Гомумән, уңыш җыярга барлык теләүчеләрне дә чакырдык, бәлки кемнеңдер икенче икмәге быел уңмагандыр. Шуңа да без бу кырны һәр кирәк кешегә, җитеш тормышта яшәү-яшәмәвенә карамастан, дип аерып калдырдык. Иң мөһиме, һава торышы бозылып, катырганчы бәрәңгене җыеп бетерергә кирәк, – ди фермерлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев