Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән фермерлары мохтаҗларны бәрәңге җыярга чакыра

Көзен һәркем дә кышка җитәрлек яшелчә запасы җыеп куя алмый, арабызда төрле кешеләр яши, матди яктан мөмкинлеге булмаганнар да, кызганыч, күп.

Нәкъ менә шундый якташларыбызга ярдәм итү максатыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Борис Комиссаров белән Сергей Положенцев шәп идея белән чыгалар. Алар быел үзләре “Овощевод” ширкәте арендага биргән җирдә үстергән бәрәңгене аз керемле гаиләләргә бирергә булган. 
Әлеге акциягә яшьләрнең инициатива төркеме дә кушылган. Яшел Үзән районы Советының Яшьләр парламенты егетләре, 15нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары, ЗМК, КФУ студентлары 29 сенятбрьдә бәрәңге җыеп, мохтаҗларга тапшырган. Иң әүвәл бәрәңгене кемгә социаль хезмәт күрсәтелә, начар хәрәкәтләнә һәм кереме аз булганнарга өйләренә алып барып биргәннәр. 
Фермерлар барлык теләге булган кешене бу якшәмбедә, 6 октябрьдә дә, көтеп кала. Җыелу урыны, 10.00 сәгатьтә, Яшел Үзәнгә керә торган стелла янында. Бәрәңгене трактор казыячак. Үзегез белән бары чиләк һәм капчык алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев