Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән эзтабарлары батырның туганнарын эзли

1922 елда туган, 1941 елны Юдино хәрби комиссариатыннан сугышка алынган Якубов Фәттах Якуб улының Васильевода туганнары булырга мөмкин.

Фәттах Якубов Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Грибаново авылында туган, сугышка хәтле Васильевоның Леваневский урамында яшәгән. Гвардиянең өлкән лейтенанты Фәттах Якубов Бөек Ватан сугышында илебезне фашистлардан азат итүдә бик күп бәрелешләрдә катнашып, батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Ә «Кызыл Байрак» орденына ул, кызганычка, 1944 елның 21 декабрендә, Латвияне азат иткәндә алган яраларыннан геройларча һәлак булганнан соң гына лаек булган. Аның беренче күмелгән урыны — Латвиянең Елгавский уезды, Башканы авылы. Батырның исеме Яшел Үзән буенча төзелгән Хәтер китабының 10нчы томына кертелгән, 693нче бит.
Әгәр дә Якубов Фәттах Якуб улын белүчеләр, яисә туганнары булса, аның турында тулырак мәгълүмат алырга теләсәләр, «Яшел Үзән» газетасына, яисә эзтабар Рәхим Гарифуллинга мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев