Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егетләре калышмый

8 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Саранск шәһәренең Су спорт төрләре сараендагы 50 метрлы бассейнда су асты спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Классик ластларда йөзү, дайвинг буенча спортчылар көч сынашты.

Ярышларда Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Түбән Новгородтан, Пермьнән, Саратов һәм Смоленск өлкәләреннән, Ярославльдән, Татарстан Республикасыннан, Мордовиядән 200дән артык спортчы катнашты. 
Татарстан Республикасын дайвинг буенча Яшел Үзән шәһәре спортчылары Ян Логашин (11 нче урта мәктәп), Рамазан Шаһимәрданов (14 нче лицей), Семен Слесарев (Медицина училищесы), Влад Михайлов (15 нче урта мәктәп) тәкъдим итте. Әлеге ярышка егетләрне тренер В. М. Ширяев әзерләде. 
Ярышларны дайвингның яңа дистанцияләре ачты: торпеда - 100 м, катнаш йөзү - 100 м, октопус - 100 м, аларда безнең спортчылар призлы урыннар яулады. 
Ян Логашин һәм Рамазан Шаһимәрданов 100м дистанциядә дайвинг - октопус дисциплинасында 3 нче урынны, Семен Слесарев 50 метр дистанциядә дайвинг-торпеда дисциплинасында 3 нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев