Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете "Яңа дулкын" ("Новая волна") бәйгесендә махсус бүләк алды

Яшел Үзәндә туып үскән Данила Буранов 29 август көнне Сочида тәмамланган "Яңа дулкын" («Новая волна») яшь башкаручылар бәйгесендә Россия тимер юллары компаниясенең махсус бүләгенә лаек булды.

Конкурсның төп призын албан җырчысы Инис Незири алды. Жюри рәисе Игорь Крутой аңа 3,5 млн сумлык сертификат тапшырды. 
Икенче урынны Россиядән «Давинчи» төркеме,(2,3 млн сум), өченче урынны Илиана Санчес (1,2 млн сум) алды. 
Яшел Үзән егете гади эшче гаиләдән, заманында "Созвездие" ("Йолдызлык") бәйгесендә катнашкан булган. Гади авыл егетенең шундый зур сәхнәләрдә чыгыш ясавы, әлбәттә, зур казаныш. 
Быел "Яңа дулкын" («Новая волна» )да 11 илдән — Әзербайҗан, Албан, Әрмәнстан, Испания, Италия, Куба, Латвия, Молдова, АКШ, Украина һәм Россиядән музыкантлар катнашты. Финалга чыгучыларның чыгышларын Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Игорь Николаев, Сергей Лазарев, Анжелика Варум, Леонид Агутин бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев