Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков журналистлар сорауларына җавап бирде

Белгәнегезчә, полиция полковнигы Айрат Ханбиков Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе итеп ике ай элек билгеләнгән иде. Җитәкче, иң беренче чиратта, 2015 елда эчке эшләр бүлеге эшенә йомгак ясады. -Узган ел катлаулы булды, полиция хезмәткәрләренә бик күп чараларны уздырганда җәмәгать тәртибен сакларга туры килде, - дип сүзен башлады ул.- Әйтик, Республика Президентын...

Белгәнегезчә, полиция полковнигы Айрат Ханбиков Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе итеп ике ай элек билгеләнгән иде.

Җитәкче, иң беренче чиратта, 2015 елда эчке эшләр бүлеге эшенә йомгак ясады.

-Узган ел катлаулы булды, полиция хезмәткәрләренә бик күп чараларны уздырганда җәмәгать тәртибен сакларга туры килде, - дип сүзен башлады ул.- Әйтик, Республика Президентын сайлаулар, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты. 2015 елның 12 аенда 2 меңнән артык җинаять теркәлеп, ул мошенниклык һәм урлау фактлары исәбенә артты. Шул ук вакытта авыр җинаятьләр кимеде. 10 үтерү теркәлеп, аларның барысы да ачылды.

Җинаятьләр илнең социаль-икътисадый торышына карап арта. Әйтик, соңгы вакытта банк картларына бәйле җинаятьләр күбәя. Шуңа күрә аәлеге җинаятьләрне ачу буенча эчке эшләр бүлегендә хезмәткәрләрдән махсус төркем оештырырга да туры килгән.

-Заманча яшәү әйбәт, әмма, шул ук вакытта аның артында нәрсә торуын да аңларга кирәк, - ди Айрат Ханбиков. -Виртуаль юнәлештә, ягъни мобиль банк аша кылынган мошенниклык фактларын ачыклау хәзер безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып тора. Кызганычка, банклар әлегә бу проблеманы хәл итүдән читләшә. Әгәр кеше банк картасы алган икән, ул аннан зыян күрергә тиеш түгел. Шуңа күрә банк карталарына бәйле җинаятьләрне караганда суд гражданнар мәнфәгатен өстен куячак.

Журналистлар шәһәрнең Сәйдәшев урамында йортта булган шартлау фактын тикшерү нәтиҗәсе белән кызыксынды. Бу очрак буенча тикшерү эшләренең баруы һәм нәтиҗәсенең хәбәр ителәчәге турында әйтелде.

Язманы тулысынча җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев