Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән данын яклап, Кадрия сынатмады

Шушы көннәрдә матурлык һәм гүзәллек бәйгесе «Нәни мисс Татарстан – 2018» тәмамланды. Шушындый дәрәҗәле бәйгедә Яшел Үзән данын Кадрия Фатыйхова яклады һәм лаеклы төстә «Грация» номинациясендә җиңүче булып танылды.

Әлбәттә, матурлык бәйгесе дигәч тә, бу конкурста катнашу өчен чибәрлек кенә җитми. Берничә минут эчендә бар яктан булганлыгыңны күрсәтеп, үзең белән таныштыру, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, иҗади номер аша сәләтеңне күрсәтү дә кирәк. Ә бу күркәм сыйфатларның барысы да диярлек якташыбызда бар. Узган ел апасы Камилә шушы бәйгедә катнашып, «Шарм» номинациясендә җиңү яулаган иде. Шуңа да ападан мин дә калышмыйм әле дип, Кадрия дә үзен сынап карарга уйлый. Аның теләгенә әти-әнисе Илнур белән Ильмира да каршы килми. Музыка мәктәбенең фортепьяно классына һәм үзе укыган 3нче гимназиянең хореография түгәрәгенә йөргән кыз өчен иҗади номер әзерләү әллә ни авырлык тудыр­мый. Шулай да ярым финалны узган кызларга атна буе ныклап әзерләнергә, күмәк биюләрне өйрәнергә туры килә. Казанның Филармония концертлар залында финалда Татарстанның төрле почмагыннан килгән 31 нәни гүзәл җиңү өчен көч сынаша. Кадрия бик матур костюмнан рус халык бию­ен бии. Һәм, әлбәттә, аның чыгышы жюри әгъзаларын битараф калдырмый. 9 яшьлек Яшел Үзән кызы республика бәйгесендә «Грация» номинациясендә җиңүче дип табыла. Монда җан атып торган әти-әнисе, бертуганнары, әби-бабасының да ярдәме тими калмагандыр. Төп титулга исә Түбән Кама кызы Олеся Фәрдиева лаек була.
Бу атнада Кадриягә 10 яшь тулды. Ул үзенә, гаиләсенә менә дигән шәп бүләк ясады инде. Алда әле бик күп бәйгеләр булыр, иң мөһиме – апасы Камиләгә, сеңлесе Ясминәгә үрнәк кыз булып үсәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск конкурс мини мисс 2018 «Грация»