Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән чәчәкләр шәһәренә әйләнәчәк

Яшел Үзән шәһәре элек-электән үзенең яшеллеге, чәчәкләре белән башкалардан аерылып торган. Андый шәһәрдә яшәү өчен табигать тырышлыгына гына ышанырга түгел, ә гөл-чәчәкләрне куллардан да тамдырырга кирәк шул. Узган гасырның 70-80нче елларында шәһәрдә ел саен 2,5 миллионлап чәчәк утырта торган булганнар. Шуңа күрә Яшел Үзәннең элеккеге данын кире кайтару өчен район башкарма комитеты үз алдына амбициоз бурыч куя – Яшел Үзәнне чәчәккә күмәргә җыена.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә «Миллион чәчәкле шәһәр» проектын расларга тәкъдим итте. Проект 2018-2020 елларда гамәлгә ашырылачак. Максаты – яшел үзәнлеләрне туган шәһәрләрен матурлауга җәлеп итү.
– Әлеге проект берничә актуаль проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Айрат Сәхибуллин. – Әйтик, яшелләндерүдә практик белем, яшел үсентеләрне утырту урыннары турында информация булмау, газон һәм клумбаларда шәхси  транспортны парковкалау, авария хәлендәге агачлар күбәю һәм вандаллык.
Шушы проект кысасында «Гаилә агачы», «Безнең яшел балалар бакчасы», «Бакча өчен рассада», «Китап чәчәге», «Бүләккә клумба», «Балалар. Чәчәкләр. Тормышлар» акцияләре, хәйриячелек ярминкәләре һәм махсус проектлар планлаштырыла. «Яшел Үзән. Flowerfest» бер атналык фестиваль аеруча зур вакыйга булачак.  Аңа пляжны җыештыру, агач утырту, үсентеләр һәм чәчәкләр ярминкәсе, төрле мастер-класслар, чәчәкле велойөгерү кертелә. Фестиваль гомумшәһәр бәйрәме белән тәмамланачак. 
– 2017 ел тәҗрибәсе буенча шәһәрдә иң яхшы балкон, клумба, шәхси сектор һәм «Чәчәкле почмак» ишегалды конкурслары да дәвам итәчәк, – дип сүзен дәвам итте башкарма комитет җитәкчесе. – Балалар бакчалары, мәктәпләр, предприятиеләр һәм оешмалар территорияләрен чәчәкләр белән бизәү конкурслары уздыру да планда бар. ТКХ  Департаменты, баш архитектор һәм баш агроном белән берлектә йорталды территорияләрен яшелләндерү стандартларын  билгеләүне дә күз алдында тотабыз. Эш әле болар белән генә дә бетмәячәк.  Яшел үзәнлеләрнең үзләренә төзекләндерергә, яшелләндерергә мөмкин булган буш урыннар картасы да төзеләчәк. Шуны да билгелисем килә: шәһәр халкына вакытында хәбәр итеп тору өчен бу проектның сайты да ясалачак.  Хәзерге вакытта Интернет-ресурс  эшләнә башлады. 
Билгеләнгәнчә, проект гамәлгә ашырылганда  шәһәргә керә торган урындагы стелага да проект исеме язылган банер куелачак. Болардан тыш,  башка объектларда шәһәрне яшелләндерүчеләрнең һәм агрономнарның портретларын элү дә күздә тотыла.  Проект логотибы  афишаларда, атрибутикаларда, мәгълүмат чараларында  урын алачак.  Логотиплы грамоталар, шарлар һәм башка атрибутика да шәһәр халкы өчен күңелле сюрприз булыр. 
Шулай итеп, алдан күз­алланганча, бүген яшәүчеләр үз теләкләре белән клумба ясаган икән, иртәгә анда балалар мәйданчыгы, лавкалар, парковка һәм башка төрле уңайлылыклар барлыкка килергә мөмкин. «Миллион чәчәкле шәһәр» – позитив үзгәрешләргә таба бер адым. 

Әлфия ЗЫЯКАЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: