Яшел Үзән бомба убежищелары иң яхшылар рәтендә
Татарстанда гражданнар оборонасының саклану корылмаларының әзерлеге буенча смотр-конкурс төгәлләнде.
150 кеше сыйдырышлы убежищелар арасында «Газпром трансгаз Казань»га караган ЭПУ «Зеленодольскгаз» убежищесы икенче урынга лаек булды. 150дән 600 урынга исәпләнгән убежищелар арасында – серголылар икенче, ә 600 һәм аннан да күбрәк кеше өчен исәпләнгән убежищелар арасында «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ өченче булды, дип хәбәр итә ЯҮМР Советы матбугат хезмәте.
Фото: http://zelenodolsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев