Яшел Үзән боксчысы ТР укучылары арасындагы спартакиадада көмеш медаль яулаган
Яшел Үзән боксчысы Адель Мөхәрләмов җиңү белән кайткан.
Казан бокс үзәгендә узган ярышта 1997-98 елгы егетләр катнашкан. Мәйданда иң көчле 100 боксчыны ачыклаганнар. Олы Ключи авылы егете Адель Мөхәрләмов, көндәшләрен узып, II урын яулаган. Адель балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә бокс секциясендә тренер Әнвәр Ильмухин кул астында шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев