Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән биш көнлек уку режимына күчәрме?

Район җитәкчесенә килеп ирешкән сораулар барлык өлкәләрне дә колачлый.

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев һәр атнада инстаграм челтәре аша туры эфирга чыгып, яшел үзәнлеләрне борчыган сорауларына җавап бирә.

Туры эфир вакытында килеп ирешкән сорауларга җаваплар киләсе атна чыгарылышында яңгыраячак. Минем сорауга җавап булмады дип борчылмагыз. «Яшел Үзән»нең инстаграм битендә туры эфирга кушылыгыз. Кайсы көнне булачагын, һәрчак алдан хәбәр итеп барабыз. Бүген укучыларыбыз өчен кызык булган сорауларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

– Сорау Мулла Иленнән. Безнең авылда үсмерләргә йөрергә урын юк, балалар мәйданчыгы гына бар иде, анысында да берни калмады.
– Әйе, иске мәйданчыкны, чыннан да, сүттек. Быел яңа балалар мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Ул республика программасы буенча төзеләчәк.

– «Полукамушки»ларда төзек ләндерү эшләре кайчан бетәр икән?
– Төзелешне тәмамлау өчен ки рәкле лимитлар инде бүленгән. Быел тәмамланачак.

– Яшел Үзән мәктәпләренең биш көнлек уку рәвешенә күчүе мөмкинме?
– Бу мәсьәләне һәр мәктәп үзе өчен мөстәкыйль рәвештә хәл итә ала. Тик сорау шунда ки, дәресләр шимбәдән башка көннәргә күчәчәк. Дәресләр вакыты артачак һәм бу инде санитар-эпидемиологик нормаларны бозу булачак. Шуны да өстибез, дәресләр арткач, икенче смена соңрак вакытка чигенәчәк. Бу әти-әниләрдә канәгатьсезлек тудырачак. Шулай булгач, әлегә без барысын да ничек бар, шулай калдырабыз.

– Гоголь урамында 55нче йорт янындагы балалар бакчасы ягыннан ишегалдында асфальт кайчан пәйда булачак?
– Бу эш 2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үткәреләчәк.

– Без күп балалы гаилә һәм җир участогы алуга чиратта торабыз. Ләкин безгә бер тапкыр да шалтыратмадылар, ПИЗОдан чакырмадылар.
– Әйе, чыннан да, сез чиратта 314нче торасыз. Хәзерге вакытта бездә 168 участок бар. Әмма агымдагы елның III кварталында яңа җир кишәрлекләре төзеләчәк.

– Хатын-кызлар консультациясе кайчан эшли башлаячак?
– Планлы кабул итү хәзергә алып барылмый. Бары тик алдан язылу буенча гына. Барлык УЗИ һәм скрининглар да шул рәвешле башкарыла. Кирәк булганда, табиб өйгә килә. Чират булдырмас өчен, планлы медицина тикшерүе дә (медосмотр) узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X