Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән батыры Мәскәүдә дә сынатмады

Күптән түгел Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан узган Бизнес-Сабантуйда катнашкан Яшел Үзән батыры Фирдүс Зәйнуллин призлы урын яулады.

Бизнес сабан туе – ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары һәм шәхси бизнес-очрашулар белән аралаштырылып барган. Иң әһәмиятлесе – җыенны дини вәгазьдән башлап җибәргәннәр. Әлеге мөһим чарада ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашып, татарлар арасындагы сәүдәгәрлек традицияләре турында сөйләгән.

Сабантуй – сабантуй инде ул. Бу чара бизнеска багышланса да, көрәш ярышлары да онытылмаган. Шушы, Россиянең иң көчле батырлары җыелган милли көрәш буенча ярышта якташыбызның катнашуы бездә зур горурлык уята. Көрәш баһадирлары Сергей Павлик, Турал Азимов кебекләр белән мәйданга чыгу үзе үк зур батырлык. Бу киеренке ярыштан Фирдүс Зәйнуллин, Ульяновск егете Сергей Павликтан гына калышып, икенче урын яулап кайтты. Фирдүснең соңгы вакытта пандемия шартларында ярышларга бару мөмкинлеге булмаса да, ул үз формасын сак лау өчен бөтен тырышлыгын куя.

Мәскәү ярышы аның көчле көрәшчеләрнең берсе булуын чираттагы тапкыр дәлилләде. Һәр ярыш Фирдүскә дәрт кенә өсти кебек. Чөнки ул, остазларының һәм иң мөһиме, яшел үзәнлеләрнең ышанычын аклап, җиңүсез кайтмый. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, спортчыларны быел коронавирус инфекциясе дә бик сынады. Планлаштырылган ярышлар үткәрелмәде, һәр көрәшче түземсезлек белән көтеп алган сабан туйлары булмады.

Шул сәбәпле, ел саен мәйданнарга чыгып, бил алышкан батырларга өйдә генә үзенчә шөгыльләнергә туры килде. Фирдүс Зәйнуллин спорттан бер минутка да туктамады. Нәтиҗәсе – күз алдында. Мәскәү ярышы алдагыларына старт бирә. Хәзер аларны респуб лика һәм Россия күләмендәге ярышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев