Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән батыры Бөтенроссия ярышыннан призлы урын яулап кайтты

Халкыбызның горурлыгы булган милли көрәш ярышларын уздыруга каршылыклар юк.

 Аңа, хәтта, пандемия дә комачаулый алмый. Моны 22-24 гыйнварда Зәй шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышы тагын бер тапкыр исбатлады.
Ринат Фәрдиев истәлегенә 1999 елдан бирле уздырыла торган бил алыш менә икенче ел инде Бөтенроссия статусында уза. Аңа ел саен һәм быел да республикабыз район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән спортчылар килә.

Әлеге мәртәбәле ярышларда респуб ликадан – 18, төбәкләрдән 15 команда катнашу аның дәрәҗәсен быел аеруча нык күтәргән. Бу спорт чарасы, шулай ук, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узачак көрәш турниры алдыннан бил алышучыларга чирканчык алу да булып тора.

Танылган батырлар арасында һәм Бөтенроссия турнирында приз лы урын алу җиңел түгел. Яшел Үзәннән, гадәттә, мондый дәрәҗәле көрәш ярышларында, ничә еллар дәвамында район күләмендә баш батыр калган, Россия һәм Татарстан ярышлары җиңүчесе, спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин катнаша. Бу турнир да искәрмә булмаган, әлбәттә. Ул Зәй шәһәренең «Яшьлек» спорт сарае келәмендә 130 килограммнан артык авырлыкта булган көрәшчеләр белән бил алышып, оста алымнар күрсәтеп, 2нче урынга лаек. Алай гына да түгел, әлеге Бөтенроссия ярышында Осиновода Фирдүснең кул астында шөгыльләнүче Рза Алиев та 50 килограмм авырлыктагы 21 көрәшче арасында 5нче урын яулап кайткан. Спорт остасының үзен һәм укучысын җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев